+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Марта 2020, 12:10

17 яшьлек кыз шоколадка тончыккан...

Фаҗига үзе яшәгән подъездда булган.

Фаҗига үзе яшәгән подъездда булган.

Мәскәү янындагы Котельники шәһәрендә унҗиде яшьлек кыз шоколадка төелеп үлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Полиция мәгълүматларына караганда, кыз фаҗигале хәл булыр алдыннан таныш егет белән подъездда сөйләшеп басып торган. Шул мәлдә кыз шоколад тешләп капкан һәм аңын югалткан. Егет ашыгыч ярдәм чакырта, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Һәлак булган кыз модель булып эшләгән, Мәскәү өлкәсендә үткән матурлык конкурсында катнашкан.
Үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана, тикшерү бара.
Фото:ria.ru
Читайте нас