+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2020, 13:45

21 бала тәбикмәк ашап агуланган

Бу хәл Кышны озату бәйрәме вакытында булган.

Бу хәл Кышны озату бәйрәме вакытында булган.

Кичә Краснодарда медицина ярдәме сорап, табибларга 29 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар барысы да косуга, эчләре авыртуга зарланган.
“21 баланы һәм бер өлкән кешене дәваханәгә салганнар. Иң кечкенәсенә — бер яшь тә җиде ай, өлкәненә - 16 яшь. Агуланучыларга медицина ярдәме күрсәтелә. Зыян күргән балаларның хәле тотрыклы”, — дип белдерә Краснодар крае буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Край прокуратурасында балаларның тәбикмәк белән агулану сәбәпләрен тикшерә башлаганнар.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас