+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2020, 12:10

Күрше этенә пычак кадаган...

Стәрлетамак районында ике күрше арасында шаккатмалы хәл булган.

Стәрлетамак районында ике күрше арасында шаккатмалы хәл булган.

Стәрлетамак районының Наумовка авылында бер ир күршесенең этен пычак кадап үтергән. Бу хәл кичә иртән, 1 мартта, булган. Кансызлыкка барган ир токымлы эте белән урамда йөргән. Җанвар борынчыксыз һәм бәйсез булган. Шулвакыт күршеләренең эте, капка аша сикереп чыгып, аның этенә ташлана. Капка алдындагы вакыйганы видеокүзәтү камерасы яздырган. Ике җанвар өзгәләшкән вакытта токымлы этнең хуҗасы йөгереп килеп, күрше этенә пычак белән чәнечкән.

Күпмедер вакыттан соң, хайван үлгән, дип хәбәр итә UFA1.RU чыганагы.

“Бу факт буенча тикшерү үткәрелә, видеокамералардан язмалар өйрәнелә”, — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Полиция этне үтергән ирнең гамәлләрен бәяли.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас