+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2020, 11:15

"Кем азрак чокыр ямый, шул - ялкау!"

Бүгенге оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы республикада чокырларны ямау эшен башкаруга игътибар итте.

Бүгенге оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы республикада чокырларны ямау эшен башкаруга игътибар итте.
Ул билгеләп үткәнчә, чокырларны ремонтлау — безнең халык өчен гаять җитди проблема. Хәбиров юллардагы чокырларга бәйле хәлләр бик начар, дип саный һәм моның сәбәбен дә белә.
— Кыш бик катлаулы булды. Температура “уйнаулар” юл катламының җитди бозылуына китерде. Монда кемнеңдер урлашуы гаепле түгел. Пугачев урамы телдән төшми сөйләнгән бер тема булды, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин Пугачев урамында ремонт башланган, чокырлар ямалган инде, дип хәбәр итте. Моннан тыш, якын арада өч чакрымдагы асфальт тулысынча алмаштырылачак. Бу республикага 40 миллион сумга төшәчәк. Эшләр якынча 15 мартта башлана.
Стәрлетамак мэры чокырларны ямау өчен финанслауны ике тапкыр арттыруны — 5 миллион урынына 10 миллион сум акча бүлеп бирүне сорады. Әмма Радий Хәбировның җавабы бик үзенчәлекле иде.
— Сезнең анда менә дигән предприятиеләрегез бар. БСК бар, алар ярдәм итәр, — дип җавап бирде Хәбиров.
Гомумән алганда, Башкортстан Башлыгы түрәләрне бүгенге көннән үк урамнарга чыгарга һәм эшләргә чакырды. Хәбиров фикеренчә, бу чокырларны санлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.
— Мин сезнең эшнең сыйфатын түбәндәгечә бәяләячәкмен: кем азрак чокыр ямый, шул — ялкау, кем күбрәк — афәрин. Барлык чокырларны да теркәгез. Чокырлар бик күп күренер, дип куркырга кирәкми, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: Lenta.ru

Читайте нас