“Башкача түземлегем юк! Нигә бу тормыш шулай авыр соң?!” дип елаган 20 яшьлек оныгын әбекәй аш-су бүлмәсенә чакырган.
Әби өч кәстрүлгә су кайнарга куйган да, беренчесенә – бәрәңге, икенчесенә йомырка, өченчесенә бераз каһвә салган. Соңыннан аларны кәстрүлдән алган һәм болай дигән: “Кара, кызым, кайнар суда бәрәңге йомшарды, йомырка катыланды, ә каһвә хуш исле эчемлеккә әйләнде. Бу тормышта кешеләр дә шулай: кемдер сынауларга түзә алмый бәрәңге кебек йомшара, җебеп төшә, кемдер йомырка кебек катылана, явызлана, ә кемдер суга салган каһвә кебек тормыш шартларына яраклаша белә. Бу тормышта каһвәдәй булырга кирәк!”
Ә сез кем?.. Каһвә булыгыз!