Быел авылда йорт төзү өчен аз процентлы ипотека бирелә башлаячак, дип хәбәр иткән идек. Менә тагын бер күңелле яңалык: аны авыл кешеләре генә түгел, шәһәрнекеләр дә алырга мөмкин!
Авыл ипотекасын бирәчәк банк билгеләнгән. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән “Россельхозбанк” арасында килешү төзелгән. Мәгълүм булганча, быелдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысаларында, авыл җирендә 0,1-3 процент ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Программа шартлары буенча, авылда җир участогы яки йорт сатып алырга, яисә йорт төзергә мөмкин. Шунысы яхшы: бу мөмкинлектән авылда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да файдалана ала. Кешенең авыл хуҗалыгы тармагында эшләве мөһим түгел. Яшь чикләүләре дә юк. Программада 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Аның өчен 2020-25 елларга 2 триллион 300 миллиард сум акча каралган. Шуның 1 миллиард сумы федераль казнадан булачак.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзегәннән соң, кредит оешмалары теләге булганнардан гаризалар алачак һәм аларны тикшерәчәк. Шартларга килгәндә, алар барлык банклар кредит биргәндә куелган гомум таләпләр булачак.
Шуннан соң министрлык гаризаларны реестрга кертәчәк. Бу исә банклар халыкка ташламалы ипотека кредитлары бирә ала башлаячак дигән сүз.
Марттан бу механизм тулы көченә эшли башлады, ди белгечләр. Димәк, моңа кадәр көткән һәм хәбәргә шикләнебрәк караган халык курыкмыйча мөрәҗәгать итә алачак.
Гариза язучы 3 миллион сумга кадәр кредит алырга өметләнә ала. Аны 25 елдан да озакка сузмыйча түләп бетерергә кирәк булачак.
Бу хакта тулырак vatantat.ru сайтыннан укырга була.