Күптән түгел бер танышларыбызның кызы кияүгә чыкты. Туй үткәрер өчен әти-әнисе банктан бурычка 300 мең сум акча алган. "Бөтен чыгымнарны санаганда, ике яктан җәмгысе 650 мең сум китте", - ди алар. Бу кадәр бурычка батып туй үткәрү дөрес гамәлме - дин моңа ничек карый?
- Аллаһы Тәгалә әйберне исраф итүдән тыя, - ди дин әһелләре. - Исраф – гөнаһ санала. Хәтта тәһарәт алганда күп су алу да исрафка керә. Гомеремдә бер мәртәбә өйләнәм, кияүгә чыгам дип, туй өчен әти-әнисенең соңгы акчасын да кызганмаган балалар да була. Чыгымнарны әти-әни үз өстенә ала, кайберсе банктан кредит рәсмиләштерә, бурычка керә. Бу җәһәттән шуны әйтәсе килә: кеше шаккаттырам дип гамәл кылырга кирәкми. Бу бер дә хәерле эш түгел. Аллаһы Тәгалә каршында хәерле булган никах, тыйнак кына туй үтсә, туганнар җыелып дога кылса, аларга күңел ачарга бераз гына мөмкинлек булса, шул җитә.