Онкология белән авырган хатынның васыяте белән туганнары һич риза түгел.
Костромада яшәүче бер хатын үз милеген хуҗасыз этләр өчен приютка васыять иткән. Мәрхүмнең апасы мондый карар белән ризасызлыгын белдереп, судка юлында йөри.
Гаризада билгеләп үтелгәнчә, бу васыять аның законлы варисы буларак хокукларын боза. Шулай ук, хатын әйтүенчә, аның кыз туганы васыятьнамәсен язганда онкология белән авырган, көчле препаратлар кабул иткәнлектән, нәрсә эшләгәнен аңламаган.
Ул, шулай ук, сеңлесе приют хезмәткәрләре мәҗбүр иткәнгә барлык мөлкәтен оешмага яздырткан дип тә шикләнә. Вафат булган хатын приютка үз фатирын, шәхси йортын һәм җир участогын васыять иткән.
Фото:m24.ru