Радий Хәбиров үз чыгышында шуны ассызыклады.
Пассажир транспортындагы үзгәрешләр, яңа таләпләрне үтәү, тармактагы тәртипсезлеккә чик кую мәсьәләсе төрле дәрәҗәдә тикшерелә, бәхәсләр уята. Бу көннәрдә Уфа шәһәр советының чираттагы 52нче утырышында 2019 ел дәвамында башкала хакимиятенең эшчәнлеге турында шәһәр башлыгы Өлфат Мостафин отчет тотты. Аннан соң Башкортстан Башлыгы Радия Хәбиров чыгыш ясады. Ул транспорт темасына аерым тукталды.
- Мин пассажирлар ташу өлкәсендә шәхси бизнеска каршы түгел, - дип ачыклык кертте ул. - Ләкин минем халык мәнфәгатьләрен яклаган күзаллауларым нигезендә эшләргә теләмәүчеләргә каршымын. Андыйлар белән эшләмәячәкбез, алардан арыначакбыз.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, әгәр шәхси ташучылар аларга карата куелган таләпләр (шул исәптән 1 июльдән көтелгән таләпләрне исәпкә алып) нигезендә эшләүдән баш тартсалар, алар республика территориясендә, гомумән, эшләүдән мәхрүм калачак. Миңа шартлар куймагыз. Мине шантажларга кирәкми. Юкса, монда килеп, транспорт базарында эшләячәк башка компанияне табачакмын, - диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә, хәзер үк сөйләшүләр башласак, яхшырак булыр, - диде республика Башлыгы.
Автор фотосы.