Уфада фирма җитәкчесе хезмәткәренең миллионнарча акчаны кесәсенә салуын сизми дә калган.
Уфада коммерция фирмасының 31 яшьлек хезмәткәре "аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Ул өч ел дәвамында үзенә хезмәт хакын арттырып язып килгән. Ә оешма директоры бу хакта белмәгән дә.
Гаепләнүче “РУСДЖАМ-УФА” оешмасында финанс белгече булып эшләгән һәм ул махсус программага керә алган. Кыз 2013 елдан 2016 елга кадәр һәр ай саен үзенә өстәмә хезмәт хакы исәпләп чыгарып язып килгән. Кыз директорның факсимиль имзасын куеп, документларны банкка җибәрә барган.
Хезмәткәр предприятиедән барлыгы 1 миллион сумга якын акча урлаган. Гаепләнүче үз гаебен таный, китерелгән зыянны тулысынча каплаган. Җинаять эше тикшерү өчен Уфа шәһәренең Калинин районы судына җибәрелгән.
Фото: bash.news