+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2020, 07:24

Керфек озынайту, чәч буяу һәм татуаж ясау гөнаһмы?

Хатын-кызлар өчен рәхәт заман җитте инде: тумыштан әллә ни чибәр булмаганнар да матурлык салонына барып кайтса, күз явын алырлык гүзәлгә әверелә. Кашлар булмаса, каш "үстерәләр", керфек кыска икән, аны да озынайтып була. Тагын әллә ничә төрле матурлану алымнары бар. Тик менә боларны эшләтү гүзәл затларны гөнаһлы итә ди бит әле.

Ислам дине хатын-кызны бизәнүдән тыймый. Ләкин ул аны фәкать өйдә һәм ире өчен генә башкарырга тиеш икән. Әгәр инде бизәнгән килеш урамга чыкса, аңа Аллаһының һәм фәрештәләрнең ләгънәте төшә, шайтаннар аның эченә керә, чит кешеләрнең күзе төшеп, авыруга сәбәп була.
Намаз укыр алдыннан хатын-кызлар тырнактагы буярларын бетерергә тиеш, югыйсә намазы кабул булмас. Чәчкә килгәндә, аны кына белән буярга рөхсәт ителә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд хатын-кызларга чәчләрен кыскартырга рөхсәт биргән, ләкин кырмаска кушкан. Шуннан чыгып әйткәндә, чәчне кистерергә мөмкин, ләкин ул ир-атларның чәченә охшаш булырга тиеш түгел.
Хатын-кыз хушбуйны фәкать бабасы, әтисе, абыйсы, ире һәм улы алдында гына куллана ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтүенчә, әгәр берәр хатын-кыз чит ирләрнең игътибарын алыр өчен, хушбуй кулланса, ул зиначы булып саналыр.
Соңгы вакытта бик модалы булып киткән татуаж ясату мөселманнарга катгый тыелган. Бу – хәрам эш.
Керфекләрне һәм чәчне озынайтыр өчен ясалманы кую да начар гамәл санала.
Бу хакта тулырак vatantat.ru сайтыннан укып була.
salon-bk.ru сайтыннан
Читайте нас