+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2020, 10:54

Кош гриппы килә ди...

Тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайтачак. Аларга ияреп кош гриппы да кайтырга мөмкин дип кисәтә белгечләр.

Тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайтачак. Аларга ияреп кош гриппы да кайтырга мөмкин дип кисәтә белгечләр.

Авылларда кош-корт сатып йөрүчеләр дә күренә башлар.
Шуңа күрә кош гриппы мәсьәләсендә һәр кешегә уяу булу зарур. Ветеринарлар әйтүенчә, авылларга кош-корт китереп сатучылардан мотлак рәвештә ветеринария белешмәләрен сорарга кирәк.
Әлеге документны сораудан куркырга кирәкми. Кош сатучыларда мондый документ һичшиксез булырга тиеш. Күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, законга каршы килеп эшлиләр.
Быел Русиядә түбән патологияле кош гриппы Чиләбе өлкәсендәге кошчылык фабрикасында ачыкланган. Белгечләр сүзләренә караганда, бу, югары патологияле вирус белән чагыштырганда, алай ук куркыныч түгел. Кошлар да бер-бер артлы авырып китеп, үлми. Авыру кошларның итен пешергән очракта, куркыныч түгел. Бүгенгә Русия югары патологияле кош гриппы буенча имин ил булып тора.
Шулай да кош гриппының билгеләрен белү кирәк. Бу авыру эләккәндә, кош-кортлар йокымсырый, кикрикләре зәңгәрләнә, йомырка салудан туктый, сулыш алу юллары һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килә, авыру эләктергән кош башын әйләндерә, муены кәкрәя.
Шуны истә тоту мотлак: йорт кошлары белән кыргый кошлар арасында элемтә булырга тиеш түгел. Кош ризыгын ачык урында калдырмаска кирәк.
Ветеринария табибларының рөхсәтеннән башка кош-корт сатып алмаска.
Шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәк.

2016-18 елларда Русиядә кош гриппы аркасында 6 миллионнан артык кош юк ителгән.
Бу хакта тулырак vatantat.ru сайтында укырга була.

felisov.ru сайтыннан
Читайте нас