Уфада яшәүчеләр гадәти булмаган күренешнең шаһитлары булган.
266нчы автобуска "Гостинный двор" тукталышында бер бала кергән һәм югалганлыгын белдергән. Ул елый-елый водительдән өенә катаруын сораган.
Автобуста булган кешеләр баладан ни өчен бирегә берүзе килгәнен сораган. Аның сүзләре буенча, ул ниндидер Женя исемле кеше янына кунакка барган, тик аны акчасыз һәм ата-анасына берни әйтмичә өенә кайтарып җибәргәннәр.
Ул үзенең төгәл адресын да әйткән: Азатлык урамы, 3нче йорт, үз фатирының номерын да белгән. Әмма автобуска икенче якка барырга кирәк булган. Автобус пассажирлары хәбәр иткәнчә, баланы, полициягә шалтыратып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.