Һәркемнең гаилә тормышы ЗАГС бүлегендә бирелгән сорауга “Әйе” дип җаваплаганнан соң башлана. Чыннан да, әлегә кадәр егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр шәхси булса, никах турындагы таныклыкны кулга алгач, бу мөнәсәбәтләрнең иҗтимагый төс алуын да аңлыйсың, ягъни бу гаилә киләчәктә лаеклы гражданнар тәрбияләргә тиеш, әлеге күзәнәк җәмгыятьне үстерүгә үз өлешен кертергә бурычлы. Әлбәттә, шушы тантаналы мизгелләрдә әйтелгән сүзләр һәркемнең күңелендә гомер буе саклана. Туйда бирелгән үгет-нәсыйхәтләр гражданлык җәмгыятенә лаеклы гаилә булдыруга зур өлеш кертә.
Балтач районының ЗАГС бүлегендә кайчандыр эшләгән Фәридә апаның ягымлы тавышы биредә яшәүче гаиләләрнең күбесенә таныш. Үз балаларына теләк әйткән кебек, яшьләргә чын күңелдән үгет-нәсыйхәтләрен биреп, тормыш юлына озата иде ул. Әле хаклы ялга чыккач та озак еллар районның Хатын-кызлар советын җитәкләде. Чыннан да, үз-үзен тотышында, сөйләшүендә үк хатын-кызга гына хас булган ягымлылык, сөйкем-лелек чагылган Фәридә апа гаиләнең асылын, аны саклау серләрен башкаларга караганда яхшырак аңлый кебек.
Фәридә Гафурова 1957 елда Балтач районының Тучыбай авылында дөнья-га килгән. Гаиләдә биш бала тәрбия-ләнә. Әти-әнисе бик иртә бакыйлыкка күчә. Фәридә апаның да тормышында апасы зур роль уйный. Тучыбай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәренә укырга керү өчен документларын тапшыра, әмма бу вакытта авылга Мәскәүдән таныш кызлары кайта һәм башкала турында бик матур итеп сөйли. Фәридә дә апасы белән шунда юлланырга була.
— Мин унынчы сыйныфны тәмам-лаганда әтием үлде. Шуңа да әниебез безнең китүгә риза булмады. Ә безнең апам белән гаиләгә ярдәм итәсебез килә иде. Шулай хыялыбызны тормышка ашырдык, — ди Фәридә апа.
Бер елдан соң, кызлар туган авылларына ялга кайта. Фәридә апаны әнисе кирегә шәһәргә җибәрми. Апасы янә Мәскәүгә юллана, ә Фәридә читтән торып Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм урындагы мәктәпкә эшкә урнаша. 1979 елда Каргалы авылы егете Камилгә кияүгә чыга. Бераздан алар Иске Балтач авылына күчеп килә. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Айгөл, уллары Айрат туа.
1983 елда Фәридә Рафаэль кызы район үзәгендәге фильмотекага эшкә урнаша һәм Пионерлар йортында балалар өчен драма түгәрәге алып бара. Балалар белән бик күп спектакльләр куялар. Балаларны сәхнәгә чыгаруга, аларның талантын үстерүгә зур көч салган Фәридә апа, үзен яхшы педагог, шул ук вакытта, матур, ягымлы тавышлы алып баручы буларак таныта. Ул вакытта районда бик күп тальян бәйрәмнәре, фестивальләр үтә. Фәридә апа еш кына бу чараларны алып бара. 1987 елда районның Мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар. 1990 елда инде район хакимиятенә эшкә алалар. Ә соңрак 2001 елда ЗАГС бүлеге мөдире булып эшли башлый.
— Җитәкче булу җиңел түгел. Бу эшкә алынуга бераз куркып та йөрдем. Ул вакытта районны Айрат Мәгъзүмов җитәкли иде. Үзе янына чакырып алып, киңәшләрен бирде һәм бу эшкә алынуымны сорады. Ул вакытта бүлектә бер генә кеше эшли, компьютерлар юк, барысын да кулдан язарга кирәк. Эш бик күп. Тәүдә авылларда ЗАГСка кереп булса, соңрак бу эш район үзәгендә генә башкарыла башлады. Кичке 11гә кадәр утырган чаклар да бар иде, — дип искә ала Фәридә апа.
2010 елга кадәр шушы җаваплы вазыйфаны башкара Фәридә апа. Гомеренең иң матур еллары була ул. Көненә әллә ничә парның никахын теркәргә туры килсә дә, кулга-кул тотынышып ЗАГС бүлегенә килгән һәр парны, чыннан да, үз балалары кебек каршы ала ул. Шунда ук район Мәдәният сарае хезмәткәрләре белән берлектә җырлар белән, матур теләкләрен әйтеп, һәр яшь гаиләне олы юлга озата.
— Яшьләрне кавыштырып, тормыш юлына озаткач, аларның матур яшәвен күреп сөенә идем. Чыннан да, бу синең эшеңнең нәтиҗәсе кебек тоела иде. Ә инде аерылышырга килүчеләрне күрсәм, үземне гаепле саный идем. Нәрсәнедер әйтеп җиткермәгәнмен, туй көннәрендә барысын да аңлат-маганмын кебек тоела иде, — ди ул.
Фәридә апа, чыннан да, яшь гаиләләрне әйдәп баручы остаз ролен башкара. Гаиләдә бәби тугач, дәваханәгә кереп, андагы һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә матур чаралар да оештыра ул. 2003 елда озак еллар бергә яшәгән парларны билгеләү турында да Указ кабул ителә. 50, 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне тәбрикләү эшенә дә алына. Тәүдә бу парларны район үзәгендә тантаналы тәбриклиләр, ә соңыннан табын әзерләп, концертлар оештырып, өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күрәләр. Чыннан да, бу елларда гаилә тормышын пропагандалауга районда җитди көч салына.
Шушы елларда ук Фәридә Рафаэль кызы районның Хатын-кызлар советын җитәкли башлый. Күпбалалы әниләргә Президент котлавын тапшыру кебек тантаналы чаралардан тыш, Фәридә апа авыр тормыш юлында калган хатын-кызларга, күпбалалы гаиләләргә дә ярдәм итә. Эчкече әниләр белән тәрбия эше алып бару, тораксыз гаиләләргә яшәү урыны булдыру, ялгыз бала тәрбияләүче әниләргә төрлечә ярдәм итү, тәрбиягә бала алучыларны курчалау — гомумән, бу эштә дә Фәридә апа сынатмый. Ышанычын югалтканнарны юатырдай сүз таба, кыйбласыннан тайпылганнарга юл күрсәтә дә белә ул.
— Аңлашыла, хатын-кыз, тәү чиратта, гаиләдә — әни, иренең таянычы. Тормыш иптәшем мине аңламаса, бәлки болай эшли дә алмас идем.
Бервакыт, гадәттәгечә, яшь парны теркәдем. Кунаклар арасында Кырмыскалыдан килүчеләр дә бар иде. Чара тәмамлангач, яныма бер яшь егет килде. “Сез кияүдәме?”, — дип сорый ул. “Әйе”, — дип җавапладым. “Сез ирегезгә дә һәрвакыт шулай матур итеп сөйләп яшисезме?” — дип сорады ул.
Чыннан да, Камил сабыр булмаса, районда үткән сайлауларда, семинарларда төннәр буе эшли алмас идем, — ди Фәридә апа.
2015 елда Фәридә апа хаклы ялга чыга. Бүген инде ул ике оныкка картәни дә.
— Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә үзен чыннан да, бәхетле тоя. Гаи-ләдәге җылылыкны бернинди исемнәр дә, эш тә алыштыра алмый. Гаиләләр ныклы булсын иде. Бу — беренчедән, илебезнең ныклылыгын күрсәтсә, икенчедән кешенең тормышта үз юлын табуын билгели.
Гаилә учагын ир-егет кабызса, аның җылылыгын хатын-кыз саклый. Кабынган утны сүндерү берни түгел. Ә менә аның җылысы биредә яшәүчеләрнең һәркайсын җылытырга җитәргә тиеш. Хатын-кызлар шуны онытмасын иде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәр гүзәл затка гаилә бәхете телим. Тормышларыбыз имин, балаларыбыз әти-әниле булсын. Инде үсеп җиткәч тә балаларыбызның кайтып җылыныр учагы сүрелмәсен иде.