Гүзәл затлар өчен чын бәйрәм оештырылды: матур концерт программасы күрсәтелде, күргәзмәдә милли ризыклар, бизәнгечләр, киемнәр тәкъдим ителде.
Тантананы ачып, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев республика җитәкчесе Радий Хәбировның сәламләү сүзен, котлавын җиткерде, бәйгенең матур вакыйгага әверелүен билгеләде.
Республика Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова барлык хатын-кызларга җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде:
– Сезнең һәркайсыгыз үз тормыш тарихын яза, баланы дөньяга китерү, үстерү, тәрбияләүнең ни икәнен сездән дә яхшырак белүче юк, кадерле, шәфкатьле Башкортстан хатын-кызлары. Бүген Мостай Кәримнең сүзләрен искә аласым килә: “Мине өч нәрсә сокландыра – җир, һава һәм хатын-кыз”. Шагыйрь әйткәнчә, “өченче могҗиза” булып, тирә-яктагыларны сокландырып, гаҗәпләндереп яшәгез. Алар да сезгә изгелек һәм ихласлык белән җавап бирсен! – диде ул.
Каринэ Хәбирова “Хатын-кыз-күпбалалы ана” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Бу номинациядә биштән дә артык бала дөньяга китереп, аларны лаеклы тәрбияләгән, матур уңышларга ирешкән лаеклы хатын-кызлар тәбрикләнде. Чакмагыш районыннан Резеда Ильясова, мәсәлән, 11 балага гомер биргән!
“Хатын-кыз-лидер” номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләргә сәхнәгә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм Башкортстан хатын-кызлары берлеге рәисе Рәшидә Солтанова күтәрелде.
– Без сезне яратабыз, сезне кайгыртабыз һәм яклап-саклап яшәячәкбез! – диде Рөстәм Марат улы гүзәл затларга мөрәҗәгать итеп.
Чара күренекле сәхнә йолдызларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.
2019 елның көзендә игълан ителгән бәйге ике этапта оештырылган – муниципаль һәм республика күләмендә. Беренче тур Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә үткән. Февральдәге икенче этапта конкурс комиссиясе катнашучыларның эшләрен карап, җиңүчеләрне билгеләгән.
Проект җитәкчесе, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина әйтүенчә, конкурста катнашырга 500дән артык заявка бирелгән. Үткән ел белән чагыштырганда, бу 200гә күбрәк. Бәйге белән кызыксынучылар саны арта, анда чит төбәкләрдән дә катнашырга теләүчеләр күп. 10 номинация арасында иң күп катнашучыларны “Хатын-кыз-өлкән буын вәкиле” һәм “Хатын-кыз-педагог” номинацияләре җыйган.
Конкурсның максаты – хатын-кызларның җәмгыять эшен активлаштыру, һәр гүзәл затның эшчәнлек нәтиҗәләренә бәяне күтәрү, гаилә традицияләрен тергезү, гаилә, ана ролен ныгыту һәм башкалар.
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирәева билгеләвенчә, “Бердәм Русия” тәүге елдан ук бәйгене оештыручыларның берсе булып тора. Аларның үз номинацияләре бар – “Хатын-кыз-лидер”. Соңыннан партия бу хатын-кызлар белән хезмәттәшлек итә.
Оештыручылар бәйгенең елдан-ел кызыклырак, камилрәк була баруын билгели.