Бу юнәлештә кайда нинди эшләр планлаштырылган?
Табигатьнең матур мизгеле җитә. Тиздән авыл-шәһәрләр яшеллеккә күмеләчәк. Башкортстанны ямьләндерү буенча бүгеннән үк күп көч салына. Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән агымдагы ел Эстетика елы дип игълан ителде. Аның кысаларында республикада колачлы эшләр җәелдерелә.
Эстетика елының максаты – шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерү, матурлау, тәртипкә китерү. Һәр йорт, һәр урам игътибарга алынырга тиеш. Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында билгеләүләренчә, моның өчен районнарда парклар челтәре киңәйтеләчәк.
Әйтергә кирәк, барлык эшләр дә республика җитәкчесе Радий Хәбировның шәхси контролендә тотыла. Ул районнарга эш сәфәре белән чыкканда торак пунктлар торышына аерым игътибар бирә.
Күптән түгел, Уфада узган Русия сәнәгать форумында төрле предприятиеләрнең экспозицияләреннән күргәзмә оештырылды. Анда Радий Хәбиров “Шәһәрне җыештыру буенча махсуслаштырылган автомобиль хуҗалыгы” муниципаль унитар предприятиесенең каты коммуналь калдыкларны җыю буенча контейнер мәйданчыкларын һәм “Ихата. Парк. Сквер-2020” күргәзмәләрен карады. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, бездә контейнер мәйданчыклары күп шәһәр-районнарда тиешле дәрә-җәдә эшләнмәгән. Аларның нәкъ шушы күргәзмәдәге экспонатлар үрнәгендә булырга тиешлеген искәртте. “Ихата. Парк. Сквер-2020” күргәзмәсендә күрсәтелгән балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк һәм урам утлары, резина түшәмә, тротуар плиткалары сыйфатлы материаллардан эшләнүен контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.
Матурлык – грант исәбенә!
Башкортстан Башлыгы Интернетта, социаль челтәрләрендәге сәхи-фәләрендә ирешелгән уңышлар, көндәлек проблемалар, республика кешеләренең җиңүләре һәм башка мәгълүматлар белән даими бүлешә. Күптән түгел ул анда кайбер республика шәһәрләрендә нинди үзгәрешләр булачагы турында да язды. Түбәндә аларны сезгә тәкъдим итәбез.
“Гаделсезлекне бетерәчәкбез. Барысына да билгеле һәм яраткан Уфаның Совет мәйданы парковка урыны гына булырга тиеш түгел”, – дип яза республика җитәкчесе. Агымдагы елда ук биредә ял итү урыны эшләнәчәк. Мәйдан уртасында фонтан калкып чыгачак, аның тирә-ягы яшеллеккә күмеләчәк.
Әлбәттә, республика башкаласына гына игътибар бирелми. Ишембай шәһәренең Ленин мәйданында зур үзгәрешләр булачагын язды Радий Хәбиров. Мәйданда концертлар өчен амфитеатр, нефтьне символлаштыручы фонтан булачак. Архитекторлар биредә кыяга менү конструкцияләрен ясаячак, анда балалар спорт белән шөгыльләнә алачак.
Бөре шәһәре дә читтә калмаячак. Шәһәрнең тарихи үзәге – Троицк соборы каршындагы мәйдан тулысынча җәяүлеләр юлы булачак, автомобиль хәрәкәте ераккарак күчереләчәк. Александр Матросов һәм Ленин исемендәге скверлар да төзекләндереләчәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган елның маенда Бөре шәһәре “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи төбәкләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында җиңде. Шулай ук, Бәләбәй белән Ишембай да җиңү яулады. Шәһәрләребезгә федераль бюджеттан 245 миллион сум акча бүленде. Мәйданнарны төзекләндерү буенча эшләр башланган да инде.
Күптән түгел Радий Хәбиров тагын бер куанычлы хәбәр белән уртаклашты.
“Мәләвез, Яңавыл, Дүртөйле, Агыйдел һәм Николо-Березовканы федераль конкурста җиңү белән котлыйм! Инде быел ук анда федераль акча исәбенә җәмәгать территорияләрен реконструкцияләү буенча әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырабыз. Бер ай элек конкурска 11 гариза биргән идек, шуларның 5есендә җиңдек. Бу конкурста катнашкан барлык төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә – бездә. Грантның гомум күләме якынча 400 миллион сум. Ольга Сарапулова – Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты вәкиле, бу эшне бик яхшы оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә”, – дип язган ул.
Димәк, бу шәһәрләрнең ял итү урыннарында да тиздән ремонт эшләре башланачак. Эстетика елында республикабызның һәр район-шәһәрендә зур эшләр башкарылачак һәм кешеләргә уңайлы шәһәр мохите тудырылачак.
Алда зур эшләр көтә!
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республика Башлыгы алар алдына стратегик бурычлар куйган. Йорт ихаталарын төзекләндерүгә килгән-дә, агымдагы елда 1,8 миллиард сумлык 400 ихата тәртипкә китерелергә тиеш, ә 2024 елга кадәр 3000 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Биш ел эчендә игътибар һәм ремонт таләп итүче һәр ихата төзекләндерелергә тиеш. Гомумән, 2020 елдан 2024 елга кадәр 2000 ихата территориясен комплекслы төзекләндерү, барлык балалар уен мәйданчыкларын сертификатланган хәвефсез өслекле һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү бурычы куелган.
“Башкортстан ихаталары” республика программасына агымдагы елда 162 күпфатирлы йортның 35 ихата территориясен кертү турында карар кабул ителгән, 12се резервка кертелгән. Республика бюджетыннан бу эшкә 600 миллион сум бүленгән.
Сез яшәгән күпкатлы йорт ихатасын, яки подъездын төзекләндерү программасына кертсеннәр өчен үзегез дә инициатива күрсәтегез: идарәче компаниягә, район хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз. Бу мәсьәлә күпкатлы йортта яшәүчеләрнең гомум җыелышында каралырга тиеш.
5 ел эчендә “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасы буенча 500 җәмәгать территориясен – паркларны, скверларны, яр буйларын, аллеяларны комплекслы төзекләндерү планлаштырылган. Уфада җитди планнар билгеләнгән: агымдагы елда өч зур парк – “Кашкадан”, “Первомайский” һәм “Журавли” парклары төзекләндерелергә тиеш. Шулай ук “Дим” паркын реконструкцияләү планлаштырылган. Быел аның проекты эшләнергә тиеш.
Төзекләндерү буенча төп эшләрне март-октябрь айларында башкару планлаштырылган. Шулай ук, шимбә өмәләре, “чисталык көннәре”, урам-йорт конкурслары һәм башка чаралар оештырылачак. Ташландык автомобиль-ләрне эвакуацияләү эше шәһәрләрдә бүгеннән үк башланды. Авылларга да кагыла бу. Ихаталар хуҗасыз, беркемгә кирәкмәгән машиналардан арыначак.