+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2020, 17:35

23 мең урынына 2 миллион сум күчергәннәр

Сатучы эш хакын алу белән юкка чыккан.

Сатучы эш хакын алу белән юкка чыккан.

Эш бирүче 2 миллион сумга якын акчаны урлаган хезмәткәре элемтәгә чыкмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта башкаланың Эчке эшләр министрлыгының үзәк территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, Тверь районы буенча полиция бүлегенә шәхси компания вәкиле акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Аның сүзләренә караганда, 2019 елның октябрендә фирма балалар киеме бүлеге мөдире вазыйфасына 22 яшьлек кызны кабул иткән. Аңа 23 мең сум оклад тәгаенләнгән булган.
"Әмма аванс исәпләгәндә хата киткән, шуның нәтиҗәсендә гражданкага 1,98 миллион сум артык акча түләнгән", — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шул вакыттан башлап, кыз телефонга һәм смс хәбәрләргә җавап бирми. Әлеге сумманы кире кайтару таләпләре белән язылган хатлар да җавапсыз кала.
Әлеге вакытта полиция гаризада күрсәтелгән фактлар буенча тикшерү үткәрә.

Фото: iz.ru
Читайте нас