Машинасының тормозлары эшләмәве республикада яшәүче ирне суд каршысына бастырды. Ул көнне эчкән булуына карамастан, ир ВАЗ-21074 автомобиле руле артына утыра. Кирәкле урынга барып җитә алмый, юл читенә төшеп китә һәм бата. Шул вакыт иптәше водительгә ярдәмгә килә. Машина алдына басып этә ир, әмма дустына ярдәм итә алмый. Водитель машинаны "ручник"ка куеп чыга. Кызганычка каршы, тормозлар эшләми һәм машина ирнең өстеннән үтә. Ир шунда ук һәлак була.