Тәтешле районындагы хәл күпләрне шаккатырган.8 март көнне Тәтешле районы дәваханәсенә 27 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең яңа туган баласын коткаруын үтенгән, тик сабый инде үлгән булган. Бу хакта UfacityNews.ru басмасы хәбәр итә.Хатын 3 мартта мунчада бәби тапкан. Аннары сабыен мунча ишегалдында калдырган һәм ... биш көннән соң гына аның хакында исенә “төшергән”. Бу вакытта ул өйдә үзе генә булган дип фаразлана.8 март көнне хатын баласын коткаруларын үтенеп, дәваханәгә килгән. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Хокук сакчылары вакыйга урынын тикшергән. Хатынны дәваханәгә салганнар, ә баласының гәүдәсе судмедэкспертизага җибәрелгән.Фото:bash.news