Youtube каналындагы «Уңайлы мохит» программасында уфалы Глеб Колонских дистә ел буена өеннән чыгалмыйча яшәүче хатын турында сөйли.Тамара полиомиелит белән авырып, өч яшьтән инвалид була. Хәзерге вакытта аның бер кулы гына хәрәкәтләнә. Әмма өченче группа инвалидлык белән дә 25 ел эшли ул. Гәүдәсен бөтенләй тоталмый башлагач, телефонда диспетчер булып өйдә хезмәт сала.Ун ел элек аның йортын тузган дип сүткәннәр, күченү өчен нибары ике вариант тәкъдим иткәннәр. Бер фатир артык бәләкәй була, анда ул инвалид коляскасында йөри алмас иде. Йортта яхшы пандус булса да, Тамара ул фатирдан баш тарткан. Тик иркенрәк торакка күчкәч, дөрес эшләнмәгәнлеген, пандус аркасында, үз йортына әсир төшүен аңлый.Саф һава сулау өчен аның бердәнбер мөмкинлеге - форточка ачу. Күптән түгел аягы сынгач, хатынга «Ашыгыч ярдәм» генә түгел, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларын чакыртырга туры килгән.Тамара суд процессын откан, аның ярдәмендә үзе өчен уңайлы торак алырга мөмкинлек ачылган. Әмма әлегә проблема хәл ителмәгән. Тамара, элеккегечә, үзен төрмәдә яшим, дип саный.- Әмма төрмәдәге тоткыннарны да йөрергә чыгаралар, - дип көрсенә ул.