+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2020, 11:35

8 март алдыннан сөяркәсен базга бикләгән...

Ир хатынны икенче көнне генә баздан чыгарган.

Ир хатынны икенче көнне генә баздан чыгарган.
Омск шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек хатын хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. 7 мартта аның белән яшәгән ир өенә исерек кайта. “Гражданский брак” белән яшәүче хатын иргә аның бәйрәм алдыннан мондый хәлдә кайтуына ризасызлык белдерә. Нәтиҗәдә, ир аны бик нык кыйный һәм базга ябып куя. Бары 8 мартта гына ул сөяркәсенең кайда икәнлеген исенә төшерә.
Хатын баздан чыгу белән дәваханәгә юллана. Аның тәнендә бик күп күгәргән урыннар таба табиблар. Шулай ук хатынның базда туңуы да ачыклана.
Читайте нас