Өлкән яшьтә булуларына карамастан, яхшы формада булган дөнья лидерларының көн саен нәрсә ашаганын беләсегез киләме?
67 яшьлек Владимир Путин күп яшьләр дә көнләшерлек яхшы физик формада. Мөмкинлек булганда ул көнне бассейнда йөзүдән һәм спорт залында шөгыльләнүдән башларга тырыша. Иртәнге ашы – йомырка, тары һәм бал кушылган карабодай боткасы. Кичне ул кефир белән тәмамлый. Рационында майсыз иткә, майсыз һәм майлы балыкларга өстенлек бирә икән. Ә менә алкоголь кулланмый.
73 яшьлек Трамп та үз яшенә карата яхшы физик формада. Аның рационы мондый: фри бәрәңгесе, кыздырылган кош канатлары, пицца, газировка, камыр ашлары. Артык хәрәкәтләнми торган тормыш алып баручы Америка президентының холестерин һәм артык авырлык белән проблемалары да бар икән.
Менә шулай...