Агина Алтынбаева, исем-фамилиясен алыштырып, судны аптырашта калдырган
Кечкенә улын рульгә утыртып, сәгатенә 130 километр тизлек белән йөрүен видеога төшереп, бөтен Интернетны шаулаткан күпбалалы әни Агина Алтынбаевага карата беренче суд тикшерүе узган.
Кечкенә улын рульгә утыртып, сәгатенә 130 километр тизлек белән йөрүен видеога төшереп, бөтен Интернетны шаулаткан күпбалалы әни Агина Алтынбаевага карата беренче суд тикшерүе узган.Мамадыш районы суды утырышына хәтта федераль телеканалларның журналистлары да килгән. Әмма журналистлар да, башкалар да аптырашта: Алтынбаеваның, ике ел элек кенә исем-фамилиясен алыштырып, Ангелина Әхмәтшинага әйләнүе турында белдерүеннән соң судта тәнәфес игълан ителгән.
«Тикшерү гамәлләре вакытында да, гаепләү карарын чыгарганда да минем чынбарлыктагы шәхси мәгълүматларымны тикшерүче булмады. Шулай итеп, мине гаепләүчеләр үзләренең ни дәрәҗәдә компетентлы булуларын компетентсызлыклары белән күрсәтте. Минем адвокат бу җәһәттән үтенечнамә белән чыкты, шул сәбәпле эш бөтенләй дә карала алмаячак», – дип аңлаткан килеп туган хәлне Алтынбаева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Шулай ук күпбалалы ана НТВ хәбәрчесе белән әңгәмәсендә улын машина йөртүдән тыярга уйламавын, алай гына да түгел, аның бу мавыгуын хуплавын әйткән. Алтынбаева үзен гаепле дип санамавын да белдергән.
«Бала машинада йөрергә тели икән, йөртсен. Миңа ниндидер җәза чарасы бирелү-бирелмәүгә карамастан, көн саен йөри ул һәм йөриячәк тә. Шактый ук яхшы йөртергә өйрәнде, алга таба да йөртүен дәвам иттерәчәк, мин аның бу гамәлен хуплаячакмын гына. Мин үземне тамчы да гаепле санамыйм. Законга каршы бернинди дә гамәл кылганым юк. Дәлилләр аз», – дигән ул.
Хәтерләсәгез, Алтынбаева 2019 елның 10 ноябрендә кечкенә улын рульгә утыртып, сәгатенә 130 чакрым тизлектә баруын яздырып алган видеоны социаль челтәрләргә урнаштырган иде. Әлеге сәер ханым, куркыныч астына куеп, балигъ булмаган баласын автомобиль руленә утыртуда, полиция хезмәткәренә кул күтәрүдә гаепләнә.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28460