Ике балага табиб ярдәме кирәк булган.
Амур өлкәсендә мәктәптә үсмер сыйныфтагы укучыларга ут ачкан. Төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул пневматик коралдан аткан.
Ведомство мәгълүматлары буенча, бу хәл Свободный шәһәре мәктәпләренең берсендә булган. Хокук сакчыларына белем бирү учреждениесендә атыш турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә, 6нчы һәм 8нче сыйныфта укучы ике бала зыян күргән.
ТАСС хәбәр итүенчә, балаларга медицина ярдәме урында мәктәп табибы тарафыннан күрсәтелгән. Соңыннан алар өйләренә озатылган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, бу 18 яшьлек егетнең эше булырга мөмкин. Билгеле булуынча, ул әлеге мәктәптә өлкән сыйныфта укый. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.