+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Марта 2020, 09:05

Ник болай бик иртә киттең?..

Аскын районында 12 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган.

Аскын районында 12 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган.
Күптән түгел Аскын районында коточкыч фаҗига булды.
12 яшьлек кызның үле гәүдәсен әти-әнисе тапкан. Әлеге хәл 8 март алдыннан булган. Әлеге вакытта анда тикшерүчеләр эшли. Алар тикшерү өчен кызның киемнәрен һәм бауны алган.
Кызның ни сәбәпле дөньядан китүе билгеле түгел. Үсмерне үзенең туган авылында җирләгәннәр.
Үсмер балаларның үз-үзләренә бикләнеп, башка сыймаслык хәлләр башкаруы адым саен диярлек. Балаларыбызның психологик торышы һәрвакыт аңлашылмаган да кебек. Шулай да бер-беребезгә, аеруча үсмерләргә игътибарлырак булсак иде.
Читайте нас