+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 март 2020, 16:15

Полиция начальнигы моргта селфи ясаган...

Бу хакта билгеле булу белән аны һәм хезмәттәшен эштән куганнар.

Бу хакта билгеле булу белән аны эштән куганнар.

Мәскәүнең Щукино районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе һәм аның кул астында эшләгән кызны моргта селфи эшләгән өчен эштән куганнар. Бу хакта Мәскәүнең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән “РИА-Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, полицейскийлар башкала моргларының берсендә үлгән кешеләрнең гәүдәләре фонында фотога төшкән.
Ведомство тикшерү үткәргән һәм Эчке эшләр органнары хезмәткәре намусына тап төшергән полицейскийларны эштән азат иткәннәр.
Моннан тыш, аларның Төньяк-Көнбатыш административ округы буенча Эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге дә дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Фото: ria.ru
Читайте нас