Уфаның 22нче дәваханәсе табиблары ботулизм авыруыннан интегүче ирне дәвалаган. Ир авыр хәлдә дәваханәгә эләгә, 3 көн аңа диагноз куя алмыйлар. Ул чак-чак кына сулыш алган була.
Бу авыру белән интегүчеләрнең 10 проценты вакытында медицина ярдәме күрсәткән хәлдә дә үлә. Ә бу ярдәм булмаса, әлеге күрсәткеч 60 процентка җитә.
Бүген инде ир калак тотып ашарга һәм башка эшләрне башкарырга өйрәнә. Хәтта үзаллы сулыш алырга да өйрәнергә кирәк аңа, чөнки ул бер ай аппарат ярдәмендә генә тын алалган. Әнисе әйтүенчә, ул яңа туган сабыйны хәтерләтә, ягъни барына да өйрәтергә кирәк.
36 яшьлек ирнең ни өчен кинәт кенә мондый хәлдә калуы тикшереләчәк әле. Белгечләр әйтүенчә, пешерелмәгән балык, концервланган яшелчә, гөмбә ашау ботулизмга китерергә мөмкин.