+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 март 2020, 09:20

Әзербайҗан кешесе Уфага күчтәнәч алып килгән...

Аның сумкасындагы гранатларда куркыныч бөҗәкләр табылган.

Аның сумкасындагы гранатларда куркыныч бөҗәкләр табылган.

“Уфа” аэропортында Әзербайҗан кешесе кул сумкасында алып килгән гранатларда зарарлы бөҗәкләр табылган.
“Россельхознадзор” үзәге мәгълүматлары буенча, җимеш Калифорния щитовкасы — куркыныч карантинлы корткыч белән зарарланган булган.
Көньяк җимешләре инспекторда чик буе ветеринария контроле узганда шик уяткан һәм “Россельхознадзор”ның Башкорт референт үзәгенең сынау үзәгенә тикшеренүләр үткәрү өчен җибәрелгән.

Белешмә. Калифорния щитовкасы куркыныч бөҗәк-корткыч һәм шуның аркасында карантин объектлар исемлегенә кертелгән. Ул җиләк-җимеш һәм декоратив культураларны, шулай ук яфраклы агач һәм куакларны да кертеп, үсемлекләрнең 200дән артык төренә зыян китерергә мөмкин.
Фото: ogorod.ru.
Читайте нас