Аксаков урамы, 48 адресы буенча урнашкан билгеле Бухартовскийлар йортында янгын чыккан, ул архитектура һәйкәле иде.
- Аксаков урамы, 48 адресы буенча урнашкан баракта янгын турында хәбәр 13 мартта 19:10 сәгатьтә килде. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе урынга килүгә түбәдән төтен күренде. Сүндерүгә өч экипаж бирдек, янгын югары ранглы буларак билгеләнде, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Тиздән ут бинаның ике катын да ялмый. 22:55 сәгатьтә ялкынны җиңгәннәр.
Социаль челтәрләрдә Бухартовскийлар йортындагы янгын юкка гына чыкмаган, дип фаразлаучылар күп.
"Тиздән янган бина урынында ниндидер биек йорт барлыкка киләчәк. Янгын очраклы түгел," - дип билгеләп үтә бер абунәче. "Архитектура һәйкәле юкка чыкты. Кемдер шәһәр үзәгендәге урынга хуҗа булды", — дип шәрехләде социаль челтәрләрдә тагын бер уфалы.
Архитектура һәйкәлен өч сәгать ярым буена сүндерә алмауны Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә бинаның ике катлы, мәйданы зур булу белән аңлаталар.
Ведомство хезмәткәре сүзләренә караганда, янгынның сәбәбен ачыкларга кирәк, тик ут төртү версиясен әлегә карамыйлар.
Фото:ufa1.ru