+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 март 2020, 16:05

Карантинны файдалы үткәрегез!

Һәр нәрсәнең яхшы ягын күрә белергә кирәк. Карантинда утыру да борчылырга сәбәп түгел. Вакытны гаиләгә бүлер өчен яхшы мөмкинлек бу. Шул уңайдан берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Һәр нәрсәнең яхшы ягын күрә белергә кирәк. Карантинда утыру да борчылырга сәбәп түгел. Вакытны гаиләгә бүлер өчен яхшы мөмкинлек бу. Шул уңайдан берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Мәҗбүри ялларны өстәмә белем алырга сарыф итәргә була. Мәсәлән, чит тел өйрәнергә.
Шахмат, шашка, пазл җыю һәм башкалар гаиләгез белән сезне ныграк якынайтыр. Бергә яхшы фильмнар карау шулай ук.
Ә инде берүзегез рәхәтләнеп ял итим, нервларны тынычландырыйм, дисәгез, киңәш – китап укыгыз! Белемегез, дөньяны күзаллавыгыз да артыр.
Иҗат белән шөгыльләнергә вакыт тапмый идегезме? Рәхим итегез, менә сезгә вакыт!
Әлбәттә, гаилә әгъзалары белән бергәләп саф һавада йөрүне дә онытмагыз. Һава торышына карап киенегез.
Соңгы көннәрдә күп мәдәни чаралар кичектерелә. Ләкин шул ук вакытта күп дөнья музейларын онлайн режимда күрү мөмкинлеге булдырылды. Моны да искә алыгыз!
Фото: pixabay.com
Читайте нас