Яшь ана сабыен подъездда ташлап китә, әмма бераздан кире килеп ала.
Самара өлкәсендә яшәүче яшь анага закон алдында җавап бирәсе булачак.
Хатынны баласын ташлап китүдә гаеплиләр.
Билгеле булуынча, ул сабыен подъездда ташлап калдыра. Ә соңрак шушы урынга яңадан килеп, баланы ала да, балалар тудыру йортына барып: "Мин бу сабыйны очраклы гына таптым", - дип, биредә калдырырга тели.
Тиздән полиция әлеге сабыйның әнисен эзли башлый. Хатын-кызның баланы каян табып алуы турындага буталчык сөйләвеннән соң алар аның үзеннән шикләнә башлый. Шунда ук ананы табибка тикшеренергә җибәрәләр.
Чынлап та, аның күптән түгел бала табуы билгеле була. Ул ялгызы гына 1,5 яшьлек баласы белән декрет ялында утыруын, баланың әтисе булышырга теләмәвен әйтә.
Балага узуын соңлап кына белгән икән, ә абортка барыр өчен тиешле вакыт үткән булган.