+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 март 2020, 07:15

Үсмер кызын мәсхәрәләгән...

16 яшьлек үсмер тәүдә моның турында якыннарына сөйләмәгән.

16 яшьлек үсмер тәүдә моның турында якыннарына сөйләмәгән.

Саратов өлкәсе суды берничә ай кызын көчләгән педофил-атага хөкем карары чыгарды. Вольск суды урындагы 50 яшьлек ирне 16 яшьлек кызын өч тапкыр көчләүдә һәм биш очракта җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепле дип тапкан.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, үсмер 2018 елның маеннан декабренә кадәр көчләүгә дучар булган. Кыз якыннарына җинаять турында сөйләүдән курыккан һәм 2019 елда гына моны мәктәптә сөйләгән. Җинаятьчегә карата шунда ук полициягә гариза язылган.

Тикшерү вакытында сигез җинаять кылу очрагы теркәлгән. Суд ирнең гаебен исбатланган һәм педофилны 15 елга катгый режимлы колониягә озаткан.

Фото: ribnoe.bezformata.com
Читайте нас