+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 март 2020, 11:15

Аягыннан эләктереп калган...

15нче кат балконыннан “очкан” хатынга гомер бүләк иткәннәр.

15нче кат балконыннан “очкан” хатынга гомер бүләк иткәннәр.

Иркутск шәһәрендә “МЧС” хезмәткәре бер хатынны 15нче кат балконыннан аска очкан вакытта тотып калган. 18 мартта булган бу хәлне каршы йорттан берәү видеога төшереп торган.

Язмадан күренүенчә, хатын, үз фатирында бикләнеп, якты дөнья белән шул рәвешле бәхилләшмәкче булган. Коткаручылар аны 14нче кат балконыннан озак кына мондый адымга бармаска үгетли.

Балкон тимеренә тотынып торган хатын кулларын ычкындырып җибәрүе була, коткаручыларның берсе аны аягыннан эләктереп кала һәм балконга сөйрәп кертә. Бу күренешне подъезд алдында хәйран калып күзәтеп торучылар кеше гомерен саклап калучыга алкышлар белән рәхмәт әйтә.

Фото:kick.media
Читайте нас