+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 март 2020, 07:54

“НефАЗ” тәгәрмәче астына кереп яткан...

Уфада исерек ир өстеннән автобус үтә язган.

Уфада исерек ир өстеннән автобус үтә язган.

Бу хәл шушы көннәрдә Инорс бистәсендә булган. “НефАЗ” автобусы белән идарә итүче водитель, пассажирларны соңгы тукталышта төшереп, кузгалып китәргә генә торганда автобус астына адекват булмаган ир кеше кереп яткан.

Ярый әле бу хәлне каршы яктан килүче автобустагы хатын-кызлар күреп калган. Алар кузгалырга гына торган водительне вакытында туктатып калган. Югыйсә, бу хәлнең коточкыч фаҗига белән тәмамлануы мөмкин иде.

Хатыннарның берсе башкала урамындагы бу күренешне видеога төшереп тә өлгергән. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, курыккан шофер полиция номерын җыйган һәм юл вакыйгасы турында хәбәр иткән.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас