Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез
Төзәтмә
75нче мәддә
“6. Русия Федерациясендә гражданнарны пенсия белән тәэмин итү системасы формалаша, буыннар бердәмлеге һәм гаделлек принциплары нигезендә аның нәтиҗәле эшләве хуплана, шулай ук пенсияләрне Федераль законда билгеләнгән тәртиптә ким дигәндә, елга бер тапкыр индексацияләү гамәлгә ашырыла”.
“7. Русия Федерациясендә федераль закон нигезендә мәҗбүри социаль страховкалау, гражданнарга максатлы социаль ярдәм күрсәтү, социаль пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне индексацияләү гарантияләнә”.
Төзәтмәнең асылы
Безнең ил Конституциядә беркетеләчәк социаль гарантияләрнең яңа “планкасын” билгеләү өчен шактый югары үсеш дәрәҗәсенә иреште. Кешеләр алдында бу йөкләмәләр, базар конъюнктурасына һәм икътисади вәзгыятькә карамастан, бозыла алмый. Аерым алганда, пенсияләр, ким дигәндә, елга бер тапкыр индексацияләнәчәк. Русиянең һәр гражданы үзен якланган итеп тоярга, дәүләт тарафыннан ярдәмгә хокуклары аның гомере дәвамында гарантияләнәчәгенә ышанырга тиеш.
2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы индексацияләнде һәм хәзер 466 617 сум тәшкил итә. Беренче тапкыр сертификатны беренче бала туган гаиләләр алачак.
Әгәр икенче яки аннан соңгы бала гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган икән, сумма 150 мең сумга артачак һәм 616 617 сум тәшкил итәчәк.
2019 елның 1 гыйнварыннан өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр өчен ипотека түләүгә 450 000 сум күләмендә түләү гамәлгә керде.
Кемгә авыррак – ярдәм шуңа
Тышкы икътисади конъюнктура нинди генә булмасын, социаль гарантияләрнең дәрәҗәсе үзгәрмәячәк.
“Теләсә кайсы җәмгыятьнең кешелеклелеге бу җәмгыятьнең балаларга һәм картларга карата мөнәсәбәте белән үлчәнә” – моңа кадәр дә киң билгеле бу гыйбарә Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы матбугат хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Легойда тарафыннан нәкъ менә шундый формада әйтелгән иде. Туксанынчы елларда бик күп айларга тоткарланып, кечкенә пенсияләр түләнгәнен хәтерләүче кеше сүзләре бу, әлбәттә. Кайчагында бөтенләй түләмиләр дә иде. Аз гына пособие артыннан кул сузып йөрергә туры килде.
“Без ул чорда социаль гарантияләргә дә, тавтология өчен гафу үтенәм, гарантия бирә алмадык, чөнки парламентта теләсә нинди законнар кабул итәргә мөмкин иде, ләкин алар финанслар белән ныгытылмаса, ул мәгънәсезлек, һәм алай гына түгел, зыян да булды, – диде Президент Владимир Путин ул вакыт турында. – Ә хәзер – юк, хәзер безнең мөмкинлекләр икенче. Шулай ук пенсияләрне, әйтик, минималь хезмәт хакын индексацияләү һәм башкалар. Ул чорда моны Төп Законда язу мөмкин түгел иде. Хәзер икътисадыбыз башка торышта, без булдырабыз, димәк, моны эшләргә тиешбез”.
Чыннан да, шул вакыттан алып узган 20 ел дәүләт тарафыннан әлеге мәкерле практикадан котылу өчен дә файдаланылды. Пенсияләр даими, вакытында түләнә башлады. Алар үсә – әйе, бәлки, без теләгәнчә тиз түгелдер. Әмма икътисад мөмкинлекләренә карата ышанычлы һәм адекват. Хәзер, ниһаять, җәмгыятьнең социаль үсеш дәрәҗәсе, халык риза булса – Русия Конституциясендә беркетелгән булачак.
Бу нәрсәне аңлата? Русия дәүләтенең бөтен көче картлар һәм балалар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтеләчәк. Бу – беренчедән. Икенчедән, туксанынчы елларның мәкерле практикасына әйләнеп кайту мөмкин булмаячак. Һәрхәлдә, пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне түләмәү Конституциягә каршы җинаять булачак.
Конституциядә максатлы социаль ярдәмнең гарантияле булу принцибын беркетү тәкъдим ителә. “Ул чакта пособиеләр, ташламалар һәм социаль гарантияләрнең башка төрләре, чыннан да, нәтиҗәле булачак”, – дип билгеләп үтте эшче төркем әгъзалары.
“Төп законда нәкъ менә шундый эшкә юнәлеш бирелүе безнең эшчәнлегебезгә һәм дәүләткә социаль характер бирү өчен кирәк, һәм, әлбәттә, хупланмыйча калалмый. Һичшиксез, хупларбыз”, – дип белдерде Президент төзәтмәләр турында фикер алышканда. “Төзәтмәләр кертүнең төп максаты – гражданнарның социаль, хокукый үсеш дәрәҗәләрен, социаль, хокукый гарантияләрен тәэмин итү һәм беркетү”, – дип билгеләп үтте Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе, Конституциягә үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше Андрей Клишас.
Конституциягә социаль өлкәгә кагылышлы төзәтмәләр илнең Төп Законында гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, социаль түләүләр, социаль пособиеләрне индексацияләү турындагы яңа нигезләмәләрне беркетә. Аларның тагын бер мөһим ягы – максатлылык. Тышкы икътисади конъюнктура нинди генә булса да, базарларны нинди генә тетрәнүләр борчымасын, социаль гарантияләрнең дәрәҗәсе үзгәрмәячәк. Моннан тыш, дәүләт нәкъ менә социаль гарантияләр хисабына социум процессларына йогынты ясый ала: әйтик, туучылар санын арттыруны дәртләндерә, шуннан башка демографик проблемаларны хәл итеп булмый. Ана капиталының үсешен һәм артуын күздә тоткан программа моны бик яхшы күрсәтте. Шул ук вакытта төзәтмәләрнең игътибар үзәгендә – кеше. Кеше үзен гомер буе якланган итеп тойсын, ул чыннан да кирәк булган ярдәмне алсын өчен барысын да эшләргә кирәк.
(“Российская газета”ның 13 март санындагы материаллар файдаланылды).
Мохтаҗ һәркем якланачак!
Салават ХАРРАСОВ,
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенчакомитеты рәисе:
– Русиянең Төп Законына тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең иң мөһиме – социаль юнәлештә булганнары, әлбәттә. Чөнки алар күбрәк җәмгыятьнең ярдәмгә мохтаҗ әгъзалары – аналар һәм балалар, өлкән яшьтәгеләр, ветераннар, инвалидларга кагыла. Төзәтмәләр моңа кадәр булган барлык ташламалар, пособиеләр, пенсияләрне саклап кына калмыйча, аларны конкретлаштыра, нигезли һәм арттыруга йөз тота. Башкортстан парламенты депутатлары күпчелек тавыш белән аларны хуплады.