+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 март 2020, 12:40

Балалар шатланып яшәргә тиеш

2 апрель — Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көне.

2 апрель — Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көне.

Апрель — аутизм турында мәгълүмат тарату айлыгы. "Аутизм-төбәкләр" ассоциациясе, аутизмлы кешеләргә һәм аларның гаиләләренә түләүсез һәм уңайлы ярдәм күрсәтү системасы 2017 елда аутизм белән авыручы балаларның берләшкән әти-әниләре һәм якыннары тарафыннан булдырылган.

Хәзер “Аутизм-төбәкләр” ассоциациясендә Русиянең 22 төбәгеннән 46 ата-аналар оешмасы бар. Алар авыру кешеләрнең хокуклары, инклюзив белем бирү, яннарында озатып баручы һәм эшкә урнашу мәнфәгатьләрен кайгырта. Ассоциация безнең илдә аутизмлы һәр кешегә күрсәтелгән ярдәм түләүсез, нәтиҗәле, фәнни яктан расланган һәм һәркемгә ачык булсын өчен тырыша. Хәзерге вакытта инклюзив белем бирү юнәлеше актив үсеш ала.

"Аутизм-төбәкләр" ассоциациясе Владикавказдан Новосибирскига кадәр 70 ресурс сыйныфына һәм 24 ресурс төркеменә финанс-методик ярдәм күрсәтә. Алар коммерцияле булмаган ата-аналар оешмаларына да ярдәм итә.


Фото:rb-socialnoe.ru
Читайте нас