+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 март 2020, 18:50

Мунчада газ шартлаган

Бу хәл Күгәрчен районында булган. Өч кеше, шул исәптән ике бала, дәваханәгә озатылган.

Бу хәл Күгәрчен районында булган. Өч кеше, шул исәптән ике бала, дәваханәгә озатылган.

Башкортстанда өч кеше мунчада газ шартлаудан зыян күргән.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүген, 21 мартта, Күгәрчен районының Морак авылындагы Яңа урамда бер мунчада газ шартлаган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә янгынны күршеләре сүндереп өлгергән.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын газ горелкасыннан чыккан ялкыннан кабынып киткән. Зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.


Фото: МЧС по РБ
Читайте нас