Башкортстанда бүгенге көннән барлык бассейннар һәм кинотеатрларны ябалар, ә чараларда катнашучы кешеләрнең саны 250дән 50гә кадәр кимергә тиеш.
Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте. Ул үз Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга республика Башлыгының югары әзерлек режимы турындагы указына бу үзгәрешләрне бүген үк кертергә кушты.
Радий Хәбиров, шулай ук, Башкортстан белән Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә коронавирус инфекциясен потенциаль йөртүчеләрне урнаштыру өчен ике өстәмә обсерватор ачарга кушты. Шулай итеп, республикада өч обсерватор булачак.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын күп кеше катнашлыгында чаралар үткәрүне сорап мөрәҗәгать итмәскә чакырды. Киләсе дүшәмбедән Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә катнашучылар саны да 100дән 50гә кадәр кимиячәк.
— Коронавирус барышында без өстәмә чикләүче чаралар күрә алабыз. Шуңа күрә мин республика халкынннан моны аңлавын сорыйм, - диде Радий Хәбиров.