+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 март 2020, 09:27

Малайлар шакшы уен уйлап тапкан

Стәрлетамак шәһәре мәктәпләренең берсендә алар "гей" булып уйнаган.

Стәрлетамак шәһәре мәктәпләренең берсендә алар "гей" булып уйнаган.
20 мартта Стәрлетамак хакимиятендә шәһәр башлыгының урындагы активистлар, гаделлек өчен көрәшчеләр белән очрашуы булды. Анда төрле ведомстволар һәм структуралар тарафыннан законнарны үтәмәү турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Мәктәпләрдә балаларны мыскыллау турында да сүз булды.
Ирина Вихляева 1нче гимназиядә булган хәлләр турында сөйләде: "Алар шундый уен уйлап тапкан: малайлар малайларга йөгереп килә дә, артларына басып, көчләү имитациясе күрсәтә. Бу гамәл башкарылган малай башкалар алдында мәсхәрәләнгән булып исәпләнә. Җәмәгатьчеләр гаеплеләрне ачыклауны һәм җәзага тарттыруны таләп итә. Гимназия директоры бу хәлгә карата фикерен белдермәгән.
Чәчләр үрә торырлык мондый хәлләргә нинди фикердә булырга да белмәссең шул... Әмма бу мәсхәрәле уенны уйлап табучы да, аны таратучы да шул ук балаларны укытучыларның күз алдында, алар аның кем икәнен яхшы беләдер. Ләкин аны туктатырга нәрсә киртә булган соң? Иң беренче чиратта - битарафлык! Миңа тимиләр бит, теләсә ни булсын, янәсе.
...Балам укыган мәктәптә физкультура дәресе алдыннан кием алмаштырып торганда кызлар янына "ялгыш" килеп кергән малайның әнисенә шалтыратып, хәлне сөйләп биргән идем, "Мине сезнең кызыгызның кичерешләре кызыксындырмый, бу уңайдан сезнең фикерегез дә!" - диде".
Әллә кыргыйланабыз инде...
Фото:vk.com/feed
Читайте нас