Республика җитәкчесе коронавирус пандемиясе чорында ялга киткән түрәләрне тәнкыйтьләде.
Ул аларга тиз арада эш урыннарына кайтырга кушты.
— Нәрсә бу? Башыгыз эшләмиме әллә? Бу хәлнең гадәттән тыш булуын аңламыйсызмы? Иртәгә иртәнге сәгать 8дә эштә утыруыгыз турында отчет бирегез! — диде ул.
Радий Хәбиров эш урыннарында булмаган башлыкларны санап үтте, алар арасында Архангель, Авыргазы, Балтач, Бәләбәй районнары җитәкчеләре бар иде.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ”бу кризис – мөмкинлекләр вакыты", һәм ирешелмәгән күрсәткечләр ел ахырына үтәлергә тиеш, ә моңа көндәлек эш белән генә ирешергә мөмкин.