Коронавирус аркасында балерина кияүгә чыга алмас, ахры.
Коронавирус пандемиясе Анастасия Волочковага каты бәрелгән. Балерина белдерүенчә, Covid-19 вирусы аркасында аңа гастрольләрдән баш тартырга туры килгән. Алай гына да түгел, аның күптән яратып йөргән кешесе белән туй уздыру куркыныч астында. Балерина сөйгәненең исемен әлегә ачмый.
Билгеле булуынча, Анастасия Волочкова быел көз кияүгә чыгарга җыена. Әмма коронавирус аның планнарын бозарга мөмкин. "Әйдәгез, көзгә кадәр яшик әле, һәм нәрсә буласын карыйк. Бу хәлләр тиздән тәмамланыр дип ышанам, һәм без гөрләтеп туй уздырырбыз", — ди ул.
Аның сүзләренә караганда, Настяның туе шаккаткыч булачак. Ул үзенә җиде күлмәк әзерләтә, ә беренче никах төне Питерның затлы фатирында узачак. Аны кайчандыр 130 миллион сумга элекке сөеклесе Сөләйман Кәримов сатып алган булган.