+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2020, 09:45

Бала бармаксыз кала язган

Дүрт яшьлек малайга коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Дүрт яшьлек малайга коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Уфада дүрт яшьлек бала, кызыксынып, бармакларын идәндә торган үлчәүгә тыккан, ә кире тартып ала алмаган. Өйдәгеләрнең дә балага ярдәме тимәгән. Шуңа да Уфаның Гражданнарны яклау идарәсеннән коткаручыларны чакыртырга туры килгән.

Белгечләргә баланың бармакларын чыгару өчен шактый көч салырга туры килгән. Бу очракта электрогравер ярдәмгә килгән. Коткаручылар, кечкенә детальләрне шуның белән кисеп, кызыксынучан малайны әсирлектән коткарган.

Табиб-коткаручы, баланың кулын тикшергәннән соң, бармакларына дару сөрткән. Сабыйга медицина ярдәме кирәк булмаган.


Фото: УГЗ Уфы
Читайте нас