+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2020, 10:15

Карантинда булган кыз үлгән

Моңа коронавирусның катнашы бармы?

Моңа коронавирусның катнашы бармы?

Ленинград өлкәсендә 18 яшьлек кызның гомерен өзгән коточкыч фаҗига булган.

Санкт-Петербургта яшәүче бер ханым 11 мартта Италиядән кайта һәм коронавирус йогышын профилактикалау өчен өй карантинына утыртыла. Әмма аяныч хәлләр нәтиҗәсендә 22 март төнендә ул һәлак була. Сәбәбе - яңа вирус түгел, ә газдан агулану.

-Төнге икедә, Всеволожск районының Аро авылында шәхси коттеджның 51 яшьлек хуҗабикәсе кызы кычкыруын ишетә. Кыз шәхси йортның икенче катында урнашкан бүлмәсеннән ярдәмгә чакыра, - дип хәбәр итә «КП-Петербург»ның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Хатын бүлмәгә йөгерә һәм тын ала алмыйча интеккән кызын күрә. Әнисе ашыгыч ярдәм чакырта, әмма бу ярдәм итми. Бала медиклар килгәнче үк үлә. Аның каравы, табиблар 42 яшьлек иргә, кызның әтисенә медицина ярдәме күрсәтә алган.

Фаҗиганең сәбәбе газ булган икән. Йортны җылытучы газ җиһазлары подвалда урнаштырылган. Төнге ике тирәсендә шуннан газ бүленеп чыккан...
Фото: pixabay.com
Читайте нас