+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2020, 11:25

Кызын мәсхәрәләгән ирне җәзадан коткарырга тырышкан

Баладан да кадерлерәк кеше буламы соң?

Баладан да кадерлерәк кеше буламы соң?
Магадан шәһәрендә күптән түгел коточкыч хәл тикшерелде. Хокук сакчылары билгеләвенчә, өйдәш ир 2010 елдан 2019 елга кадәр хатынының кызын көчләгән. Билгеле булуынча, гаиләдә алар өчәү яшәгән. Бу вакытта әле кызга 18 яшь тулмаган булган.
Суд барышында кызның әнисенең кылыгы судьяларны да гаҗәпкә калдыра: хатын хөкем залында кызына күрсәтмәләрен үзгәртергә боера. Шул рәвешле, хатын җинаятьчене җәза бирүдән алып калырга тырыша.
Нәтиҗәдә, хатынны суд залыннан чыгарып җибәрәләр.
Әлегә ирнең язмышы киләчәктә ничек буласы билгеле түгел. Ә менә бу хатынның кызын гомерлеккә югалтуы көн кебек ачык...
Фотр: Bash.News.ru
Читайте нас