Курорт-шифаханәләрдә дәвалануга мохтаҗ балаларның әти-әниләре путевкалар барлыгы турында белми дә калган.
Шушы көннәрдә Воронеж өлкәсендә бик күңелсез хәл ачыкланган. Воробьевский районында Ялтадагы курорт-шифаханәдә ял итәргә тиеш авыру сабыйлар урынына социаль яклау идарәсе түрәләренең балалары чиратсыз путевка алган. Бу хакта 20 мартта өлкә Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, былтыр районга Ялтада ял итүгә бүленгән тугыз юлламаның дүртесе социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренең балаларына чиратсыз бирелгән. Чиновниклар дәваханәләрдән дәвалануга мохтаҗ балалар исемлеген соратып та тормаган. Актлар нигезендә, бу балаларның ата-аналары, янәсе, диңгезгә барудан баш тарткан. Прокурор белән әңгәмә вакытында аларның юлламалар турында бөтенләй белмәве ачыкланган.
Тикшерү барышында, шулай ук, бер хезмәткәрнең үз гаиләсенә аз керемле статусын нигезсез рәсмиләштерүе һәм айлык пособие алуы ачыкланган. Аның кызы Ялтада ял иткән балалар арасында булып чыккан. Өстәвенә, 2019 ел дәвамында идарәнең сигез хезмәткәре эш киеренкелеге һәм югары хезмәт нәтиҗәләре өчен айлык түләүләр күләмен үзләренә үзләре билгеләгән.
Әлеге хәл буенча тикшерү башланган.
Фото:vestivrn.ru