Кечкенә улын руль артына утыртып, аның сәгатенә 130 километр тизлек белән баруын төшереп Интернетка куйганнан соң бөтен илгә танылган гаугалы әни Агина Алтынбаева Елена Малышеваның "Жить здорово" тапшыруында катнашкан. Күпбалалы әни Елена Малышева миңа ышаныч белдерде, мин үзгәрәчәкмен, дигән ул.
Чаллыда яшәүче Агина "Жить здорово" тапшыруында булганнан соң шулай дип белдергән. Танылган телетапшыру алып баручысы Елена Малышева Яр Чаллы кызы Агина Алтынбаеваны гаугалы видеоролигына булган карашын үзгәртергә күндерә алган.
Билгеле булганча, хатынның кечкенә улы руль артында сәгатенә 130 километр тизлек белән трасса буйлап барган. Шуның белән бәйле рәвештә шау-шу купкан иде. Күпбалалы ана "Беренче канал"да "Жить здорово" телетапшыруында катнашкан, шуннан соң мондый роликларны төшермәскә сүз биргән. Бу хакта ул үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язган.
"Мин бүген бөтен ил каршында, төзәләчәкмен һәм башка мондый видеороликларны кабатламаячакмын, дип белдердем. Елена Васильевна мине бик каты әрләде һәм башка беркем дә булдыра алмаган эшне эшләде - дөрес юлда булмавымны исбатлады. Бу юлы мин Малышеваны гына тыңлыйм.
Сүз уңаеннан, бурычка акча сорамагыз, минем улым бүген миннән күбрәк чыгыш ясады, бөтен эшләгән гонорарны аңа бирәм. Малышева аңа, әниеңне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәт, диде. Шулай ук, алып баручы безгә өч яңа балалар автокреслосын җибәрергә вәгъдә итте, адресыбызны язып калды", - дип белдергән Агина.
Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=28629