Бүздәк районыныда бүген коточкыч хәл булган.
Бүздәк районының Өчтүбә авылында чыккан янгында өч яшьлек баланың гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүген көндез агач йортта янгын чыга. Башта гади кешеләр ярдәмгә килә, ә аннары янгын сүндерүчеләр дә килеп җитә.
Янгын сүндергәндә өч яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Ә моңа кадәр биш яшьлек баланы йорт яныннан очраклы гына узып баручы ир коткарып өлгергән.
“Бала Бүздәк районы дәваханәсенә озатылган. Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен 17 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән", — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.