Җырчыда һәм аның хатынында коронавирус шикләнелә.
Халык артисты Лев Лещенконы хатыны Ирина белән, икесен дә коронавируска шикләнеп, Коммунарка йогышлы авырулар дәваханәсенә салганнар.
Аларның иң якын дуслары Владимир Винокур хәлләрен белергә барган да инде.
“Московский комсомолец” басмасы хәбәр итүенчә, шәхси ашыгыч ярдәм медиклары Лещенконың үпкәләренең ике яклап та ялкынсынуын ачыклаган.
"Коронавирус" диагнозы әлегә расланмаган. Җырчыны һәм аның хатынын профилактик максатларда дәваханәгә салганнар.