Агымдагы ел - Торак пунктлар эстетикасы елы. Аның кысаларында республикабызда “Чисталык көне” акциясе игълан ителде, ул 20 марттан 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. 1 майга кадәр - һәр атна саен җомга көннәрендә, 30 октябрьгә кадәр - аена кимендә ике тапкыр.
Дүртөйле районында беренче "Чисталык көне" узды. Ул оешкан төстә үтте. Район предприятиеләре һәм оешмалары әлеге чарада актив катнашты.
Аның кысаларында Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында коммуналь һәм юл техникасы смотры оештырылды. Анда “Авария-коткару хезмәте”, “Башкиравтодор”, “Роснефть”, "Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре" коллективлары, “Коммунальник” , "Дүртөйле РЭС" һәм башка оешма, предприятиеләр үз техникасының Эстетика елында эшкә әзерлеген күрсәтте.
Техника шәһәрне һәм башка торак пунктларны төзекләндерү өчен җитәрлек дип бәяләнде. Урамнарны чистарту өчен бүленгән утыз берәмлектән күбрәк техника арасында, автогрейдерлардан, үзбушаткыч, зур йөк ташу автомобильләреннән тыш, урамнарны себерү, су сибү һәм башка махсус машиналар бар.