Коронавирусның бик күп "кара" яклары бар.
Бөекбританиядә яшәүче 19 яшьлек Эмили Оуэн үз-үзенә кул салган. The Sun хәбәр итүенчә, кыз, дөньяда коронавирус таралып, карантинның мәҗбүрилеге аркасында бик нык борчылган һәм, депрессиягә бирелеп, үз-үзен үтергән.
Кызның дуслары билгеләвенчә, Эмили дөньяның шул рәвешле "тараюы" планнарының чынга ашмау мөмкинлеге һәм дүрт стенада бикләнү белән килешә алмаган. Ул официант булып эшләгән һәм бик аралашучан кеше булган.
"Эмили коронавирусның үзеннән бик курыккан, ләкин күбрәк изоляциянең психик сәламәтлеккә тәэсире өчен борчылган һәм билгесезлек алдында курку белән газапланган", - дип билгели мәрхүмәнең 21 яшьлек апасы Аннабель Оуэн.
Эмилига 15 яшендә "югары дәрәҗәле аутизм" диагнозы куелган. Һәр көнне кыз социаль тәртип нормаларын үтәү өчен чын көрәш алып барган. Кешеләр белән даими аралашу аның өчен акрынлап ихтыяҗга әверелгән һәм ул аннан башка яши алмый башлаган.